ИНТЕРНАЦИОНАЛИСТ и. рус Интернационализм идеяләрен яклаучы, интернационализм тарафдары. Әнә хәзер минем кебек интернационалистлар Чечняда кеше үтерә. З.Мәхмүди. Казан сагында --- интернационалистлар отряды, 1 нче мөселман социалистик полкы, 1 нче татар-башкорт батальоны, --- һәм башка көчләр тора. Татарстан тарихы. Халыкара революцион хәрәкәттә бердәмлек кирәклеген күренекле интернационалист әнә шулай кискен куя һәм бу юлда Коммунистлар партиясенең тоткан урынын югары бәяли. Казан утлары |