ИНТЕРНАЦИОНАЛИЗМ и. лат. Расасына, милләтенә карамыйча, барлык халыкларның азатлыгы һәм тигез хокуклылыгы, дуслыгы һәм хезмәттәшлеге, шулай ук милләтчелеккә һәм шовинизмга каршы көрәштә халыкара бердәмлеге. Бу – хезмәт ияләренең туганлык, интернационализм сыйфатлары иде. Х.Госман. Милли мәдәниятеңне ташлап, ана телеңне белмичә, гел русныкына күчү ул һич кенә дә интернационализм түгел. Идел. --- интернационализмны күкләргә чөеп мактаган бер философ хәзер инде Бәйрәмованы «татарның Жанна д’Арк»ы итеп күрсәтә башлады. Фәнни Татарстан |