ИНТЕРНАЦИОНАЛ и. лат. 1) Халыкара оешма. Маркс Беренче Интернационалның нигезен салган. М.Максуд. Самарада Мостафа Сөбхи РКП(б) Үзәк Комитеты һәм Коммунистик Интернационалның Башкарма комитеты җибәрүе буенча Төркестанга барышлый туктый. Казан утлары

2) Башта – большевиклар, соңыннан Коммунистлар партиясенең гимны. Машина килә пар белән, эче тулы мал белән; Капиталга каршы барыйк Интернационал белән. Җыр. Бөтендөнья пролетариатының сугышчан көрәш гимны булган «Интернационал» авторы Эжен Потьеның иҗаты турындагы «Коммунар һәм шагыйрь», --- кебек мәкаләләре әнә шундый максатны күз алдында тотып язылган. Ш.Хамматов. Корылтай әгъзалары «Интернационал»ны җырлыйлар һәм таралалар. Татарстан тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә