ИНТЕРНА’Т МӘКТӘП и. Уку һәм яшәү өчен шартлары булган, укучылар торып укый торган, дәүләт дотациясендәге мәктәп. --- апа, бер дә хафаланмагыз, малайны Акчишмәгә интернат мәктәпкә илтеп урнаштырабыз. Ф.Сафин. Моңарчы тугыз яшьлек улы өйдә булган. Хәзер ул интернат мәктәптә укый икән. М.Хәсәнов. --- кайчандыр Казанның 10 нчы интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бу язманың герое укытучы-тәрбияче Ләлә Әлмиевна Галиева икәнен әллә кайчан таныганнардыр инде. Сөембикә |