ИНТЕРНАТ и. лат. 1) Укучылар өчен тулай торак. Мәктәп каршында авылдан килеп укучылар өчен интернат та ачылырга тиеш иде. Ф.Хөсни. Безне алырга колхоз машинасы килде, һәм без авылдагы мәктәп интернатына урнашуга, урамга белдерү элдек. М.Мәһдиев 2) Картлар яки инвалидлар яши торган йорт. Рәшидә әбинең өч улы да исән-сау, типтереп, шәһәрдә яшиләр. Кечесе Әдһәм интернатка килгәләп тора: әнисенең пенсиясен алып китә. Татар әдәбияты тарихы. Тик менә 9 мең сумлык келәмнәр генә карт-корылар интернатына барып җитми ---. Юлдаш 3) Ятим балалар даими тора һәм шунда тәрбияләнә торган урын. Хак булса, ятим кызлар элек Дәрвишләр бистәсендәге интернатта тәрбияләнгәннәр икән. Р.Камалетдинова. Шушы көннәрнең берендә район газетасында үзебезнең Казнакай интернаты балаларының ачык хаты күзгә чалынды. М.Хәсәнев. Мин утыз ел буена ятим балалар интернатында эшләдем. Ватаным Татарстан 4) к. интернат мәктәп. Балаларны интернатка, атналык мәктәпкә урнаштырырга кирәк. А.Расих. Ачлык үткәч, Габделкәрим абзыйлар яңадан авылга кайткан, кызлар «Үрнәк тәҗрибә» мәктәбенең интернатына күчерелеп, шунда укырга калганнар. М.Әмир. 1959 елда Азнакайда да интернат мәктәп ачылды. Бу интернатка балалар республиканың төрле почмакларыннан җыелды. Ватаным Татарстан |