ИНТЕРМЕ’ДИЯ и. лат. 1) әд. Спектакльнең актлары арасында башкарыла торган көлкеле кечкенә сәхнә әсәре, комик пьеса. «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасында --- пролог, эпилог һәм интермедиядән башка барлык күренешләр дә Әлмәндәр катнашында бара. А.Әхмәдуллин. Әдәби-драматик тапшыруларда кече формадагы әсәрләр, нәни инсценировкалар, интермедияләр зур урын ала. Ш.Рахманкулов. XVII – XVIII йөзләрдә интермедияләр бик еш күрсәтелгән. Н.Гыйззәтуллин

2) муз. Музыкаль әсәрнең ике өлешен бәйли торган кечкенә пьеса. 1972 елда композиторның бер-бер артлы ике китабы дөнья күрде: берсе – «Безнең илләр» исемле җырлар җыентыгы, икенчесе – скрипка һәм фортепиано өчен язылган ике интермедия һәм бию. Мирас. Р.Абдикеев һәм З.Мостафиннар клоунлык жанрында искерә башлаган әзер юлдан китмиләр. Киресенчә, алар үз юлларын табарга, реприз һәм интермедияләрдә үз темаларын булдырырга омтылалар. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә