ИНТЕРЕС и. рус сөйл. 1) Аерым кеше яки җәмгыять файдасы, ихтыяҗы; мәнфәгать, кирәклек, сорау. Бу вакытта алар [ир белән хатын], беренче чиратта, тулаем семья интересларыннан, бигрәк тә балигъ булмаган балалар интересларыннан чыгып эш итәргә тиешләр. Тигез гомер итегез! Без бит – дәүләт кешеләре, иң башлап, эшкә дәүләт интересы күзлегеннән чыгып карарга тиешбез. Р.Ишморат. Шуны истә тоту мөһим: бергә яши башлагач, аерым-аерым хатын һәм ир интереслары юк, сезнең уртак интересларыгыз гына бар! Сөембикә

2) Файда, керем, табыш; кызыксынганлык. Бары тик капиталистлар интересы өчен генә башланган бу канлы сугышның тизрәк бетүе кирәк. М.Гали

3) тар. икът. Бурычка бирелгән акча өчен процент. [Хиссәт] Ике ел микъдам бер кешегә мең ике йөз тәңкә акча биргән икән, шул кеше акчаны интереслары илән бергә китергән. Г.Фаикъ

4) Берәр кешенең бөтен эчке дөньясын, уй-фикерен, тормышын биләгән, аның тормыш эчтәлеген тәшкил иткән күренеш. [Гафифә] Үзенең бик вак: күлмәк-күнчек, кершән-иннек интереслары белән --- көлке халәттә күрсәтелә. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә