ИНТЕРВЬЮ и. ингл. 1) Матбугатта бастыру, радио яки телевидение тапшырулары өчен, корреспондентның кем белән булса да сорау-җавап формасында үткәргән әңгәмәсе. Көяз журналист алган интервьюны мәркәз гәзитләре бик нык кыскартып һәм йомшартып баса ---. Мирас. 95 яшь тулган көннәрдә ул [Г.Бәширов] газеталарга интервью биреп, мин һич тә үземне таякка таянып йөрүче карт дип уйламыйм, теләгем – берәр һәйбәт хикәя язу, дигән иде. Сөембикә

2) Кайсы да булса матбугат басмасында урын алган, әңгәмә формасындагы мәкалә. Баягынак язган интервьюларымны укып чыгыйм үзегезгә... С.Баттал

Интервью биреп йөрү Җенси тотнаксыз булу. Мин бит турылыклы хатын. Минем матурлык икенче бер юньсезгә эләксә, ул хатын почмак саен интервью биреп йөрер иде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә