ИНТЕРВЕ’НЦИЯ и. лат. 1) Бер яки берничә дәүләтнең, кораллы көч кулланып, икенче дәүләтнең эчке эшләренә тыкшынуы. [Күзлекле:] Мөселман кардәшләребез булган басмачыларга ярдәм йөзеннән Франциядәге безнең генераллар гаскәр туплыйлар. Англия дә нидер вәгъдә итә. Интервенция башлану белән, без монда баш күтәрәчәкбез. Н.Асанбаев. Беренче бөтендөнья, аннары гражданнар сугышы һәм чит илләрнең хәрби интервенциясе, 1921 елгы ачлык аркасында Татарстан да авыр газаплар кичерә. Татарстан тарихыннан хикәяләр

2) фин. Үзәк банкның теге яки бу валютаны сату һәм алу буенча биржа курсын саклауга юнәлдерелгән операциясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә