ИНТЕРВЕНТ и. лат. Интервенцияне оештыручы яки интервенциядә катнашучы кеше. Шушы туганнар каберендә интервентлар тарафыннан ерткычларча үтерелгән кешеләрнең мәетләре ята. Г.Әпсәләмов. --- иске тәртипләрне кире кайтарырга теләгән контрреволюция һәрьяклап һөҗүм итә, бу кара көчләргә илгә басып кергән Англия, Америка, Япония интервентлары булыша. Ш.Рәкыйпов. 1918 елның 10 сентябрендә Казан акгвардиячеләрдән һәм интервентлардан азат ителә. Татарстан тарихыннан хикәяләр |