ИНТЕРВАЛ и. лат. 1) Ике предметны, ике пунктны аерып торган ара. Бу мәйданга керер алдыннан гына, ике колонна арасына интервал ясала ---. М.Мәһдиев. Хәситәнең урта рәтендә бизәкле челтәр рама эченә алынган дүртпочмаклы һәм түгәрәк шома фирәзә ташлар билгеле бер интервал аша тезелеп киләләр. Казан утлары

2) Типографиядә, машинкада, компьютерда җыелган басма тексттагы юлларны аерып торган, билгеле бер үлчәмдәге ара. Беренче бүлек илле битләр чамасы иде. Икенчесе утыз биттән артып китте. Бер интервал аша җәмгысе сиксән биттән артык текст яздым. А.Гыйләҗев

3) Ике эш арасындагы вакыт, ара. Бу җырлар арасындагы интервал да әллә ни зур түгел, ике-өч тапкыр шикәр белән тәмләп чәй йотып куярлык кына вакыт иде. М.Мәһдиев. Төлке тавыш чыганагын кешегә караганда шактый төгәл билгели, аның ике колак арасы 10 сантиметр, ягъни тавыш бер колакка, күп дигәндә, 0,0003 секундка соңарып ишетелергә мөмкин. Гадәттә, бу интервал шактый азрак. Кызыклы физиология

4) муз. Бер үк вакытта яки бер-бер артлы яңгыраган ике авазның югарылыгы белән түбәнлеге арасындагы аерма. Интервалларның төрлечә чиратлашуы нәтиҗәсендә яңа көйләр барлыкка килгән. Ә.Бакиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә