ИНТЕНСИФИКА’ЦИЯ и. лат. Нинди дә булса ресурсның һәр берәмлегеннән тулы файдалану юлы белән җитештерүчәнлекне күтәрү. Егерме беренче еллар тирәсендә безнең авылда Әптел абзый --- сигез сыер асраган. Барысы да ябык, ди, җәй үзәгендә өчәр литр сөт бирәләр, ди. Ләкин кеше арасында теге абзый «минем сыерым гына сигез баш» дип мактана торган булган. Интенсификациянең нәрсә икәнен белдегезме инде? М.Мәһдиев |