ИНТЕНСИВЛЫК и. 1) Интенсив эшчәнлек, хезмәт киеренкелеге. Химия куллану технологик процессларны гаять тизләтә, җитештерүнең интенсивлыгын шактый күтәрергә мөмкинлек бирә. Бөтендөнья тарихы 2) Югары җитештерүчәнлек, тизлек. Җылытканда, металл үткәргечнең электрүткәрүчәнлеге кими, чөнки температура күтәрелү электроннарның һәм металл атомнарының тәртипсез хәрәкәт интенсивлыгын арттыра ---. Р.Шаһморатова. Шунысы кызык: тән тиресенең арка һәм корсак өлешләре сулау интенсивлыгы ягыннан хәтта үпкәдән дә өстенрәк. Кызыклы физиология |