ИНТЕНСИВ с. фр. кит. 1. 1) Көчле, киеренке, куәтле. Макиндер раславынча, «эчке ярымай» иң интенсив үсеш алучы цивилизация зонасы булып тора. Р.Сафин. Патша хөкүмәтен бәреп төшерү, Бөек Октябрь казанышларын саклап калу --- өчен татар халкын көрәшкә тартуда вакытлы матбугатны масштаблы һәм интенсив файдалану Т.Насыйровның монографиясендә --- яктыртыла. Казан утлары 2) Күп көч куелган, күп энергия сарыф ителгән. Кызчыкны туу белән имезергә бирмәделәр, «интенсив терапия» бүлегенә салабыз, диделәр дә алып киттеләр. А.Әхмәтгалиева. Интенсив хезмәт 3) Җитештерүчәнлеге югары булган, файдалы. Икътисадны башлыча интенсив юлдан үстерүгә күчү бурычы үтәлми. Татарстан тарихы. 1987 елдан башлап авыл хуҗалыгында гаилә подряды, интенсив хезмәт коллективлары пәйда була. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Авыл хуҗалыгының интенсив системасы 4) күч. Ачык, якты. Балалар бүлмәсен җылы, шатлыклы, интенсив төсләр – алтынсу яки ачык кызгылт сарыга буяу әйбәтрәк. Тигез гомер итегез! 2. рәв. мәгъ. Көчле, киеренке итеп. Безнең көннәрдә милли стиль интенсив рәвештә үзгәрә, байый. Татар әдәбияты тарихы. Казан ханлыгы яулап алынгач башланган күченү Октябрь революциясенә кадәр интенсив рәвештә дәвам итә. Идел. Шәрык телләрендәге, шул җөмләдән иске татарча кулъязмаларны Россиядә интенсив рәвештә җыю, өйрәнү эше, мәгълүм булганча, Казан университетында ориенталистика белеменең барлыкка килүе, тернәкләнеп аякка басуы белән бәйле. Фәнни Татарстан |