ИНТЕНДАНТ и. фр. 1) Армиядә хуҗалык эшләрен алып баручы һәм кирәк-ярак белән тәэмин итүче хәрби хезмәткәр. Тупчы батареяларның корал-ярак белән тәэмин ителеше мәсьәләсе буенча Мостафинны полк штабына чакырдылар. Төрле бүлек интендантлары җыелган иде. Х.Камалов. [Шамил:] Сугыш чорында минем сыман интендантлар булмаса, ач карын белән кем атакага күтәрелә алыр иде! Г.Әхмәтшин. Печәнлек исәбен алмый ярамый, чөнки ул мөлкәтне дивизиянең интендант бүлегенә тапшырырга кирәк. Г.Ахунов 2) Армиядә хуҗалыкны алып бару һәм кирәк-ярак белән тәэмин итү эше; интендантлык хезмәте. [Сидоров] капитан иде, ләкин интендант хезмәте буенча, ягъни хәрби тәэминат кешесе. Ә.Еники |