ИНТЕЛЛИГЕ’НЦИЯ и. лат. 1) Фән, техника һәм мәдәниятнең төрле өлкәсенә караган махсус югары белемле һәм шул өлкәдә даими рәвештә акыл хезмәте белән шөгыльләнүче кешеләрдән торган иҗтимагый катлау. [Күзлекле:] --- Үмеркәй тавышын ишетеп, хөрмәләр иленә башка әдипләр дә, җырчылар да, композиторлар да, кыскасы, бөтен татар интеллигенциясе агылачак. Н.Әсәнбаев. Халыкның мохтаҗлыкта яшәвенә, аның да иң ярлы катламы – интеллигенция булуына үзәкләрең өзелде. Сөембикә. Ул [университет] татар милли интеллигенциясенең киң катлавы формалашуга зур ярдәм итә. Казан утлары 2) Шул социаль катлау кешеләре. Иҗат интеллигенциясе вәкиле. Шагыйрә [диде күршесе]. М.Маликова. Язучының «Казан каласы – таш кала» (1967), --- «Фидая» (1990) романнары шәһәр һәм авыл интеллигенциясе – инженерлар, архитекторлар, рәссамнар, врачлар, артистлар тормышына багышлап язылганнар. Татарстан язучылар берлеге белешмәсе |