ИНТЕЛЛИГЕНТЛЫК и. 1) Интеллигент, зыялы булу. Вафин, --- иронияле көлү белән кабынып китте. – Менә ул гнилой интеллигентлык кайда. Имеш, кеше әйберенә кагылырга кулы бармый. Ф.Хөсни. Егетнең бусы чибәр дә түгел, тупасрак та, интеллигентлык та чамалы аңарда. Ф.Галимуллин. Зыяы кешегә саныйсың үзеңне. Авырткан сөялгә гел басып тору «интеллигентлык» төшенчәсенә сыеп бетми түгелме соң? Ф.Садриев 2) Укымышлылык, тәрбиялелек. Сөләйман көмеш җепләр белән аралаша башлаган чем-кара куе чәчләрен сул кулы белән артка сыпырып куйды да торып басты. Аның кояшта янган тулы түгәрәк йөзендә интеллигентлык нуры яктыра. Г.Әдһәмова. Геройларның эрудициясенә, рухи байлыгына, интеллигентлылыгына кызыгасың. Л.Ихсанова. Мәһабәт гәүдәле, интеллигентлык манераларына ия булган, үзе эшли торган өлкәне яхшы гына белүче кеше итеп гәүдәләнә ул. Казан утлары 3) кимс. Зыялыларга, интеллигентларга хас тискәре сыйфатлар (ихтыяр көче, тәвәккәллек җитмәү; йомшаклык, икеләнүчәнлек һ.б.). Киресенчә, хәзер бу [җебегәнлек] интеллигентлыкны күрсәтә торган бер сыйфат итеп кенә карала бугай. З.Фәтхетдинов |