ИНТЕЛЛИГЕНТ и. лат. 1. Интеллигенция катламыннан булган кеше; зыялы. Бездә исә, хәтта университетлар коридорларында да, «зыялы», интеллигент адәмнәр сүзләрен тәмсезлиләр, кайчакта ачусыз, болай гына, «пар чыгару» өчен генә әшәке сүгенеп алалар ---. М.Мәхмүтов. Тора-бара, [Фәкыйбә әби] русча ярыйсы ук сукалый башлады. Хәтта шомарган интеллигентлар телендә генә йөри торган «автономно», «элементарно» кебек сүзләрне дә сүз сөрешенә кушып җибәргәли иде. М.Галиев. Коллык һәм эксплуатация законнарына буйсынган бер интеллигент та ирекле була алмый. Казан утлары

2. с. мәгъ. Укымышлы, культуралы, зыялы. Гәрчә шундый дәрәҗәле, матур, интеллигент хатынның аны тиң итүенә борынын күтәрсә дә, бары --- мактанудан гына гыйбарәт иде. Ә.Еники. Шунда ишектән ялт кына урта яшьләрдәге интеллигент кыяфәтле бер ир-ат килеп керде. Ф.Яруллин. Джованни Джерманетто ифрат якты чырайлы, иркен күңелле, чын мәгънәсендә интеллигент кеше иде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә