ИНТЕЛЛЕКТУА’ЛЬЛЕК и. Интеллектуаль булу. Безгә, аеруча яшьләргә, интеллектуальлек җитми, ди С.Шәмси. И.Нуруллин. Интеллектуальлектән минем күңелем бозыла хәзер. М.Мәһдиев. Гомәр ага башкаларның да фикерләү дәрәҗәсе югарылыгына, ягъни интеллектуальлегенә ышана, шуңа күрә яшәеш һәм үлем, яхшылык һәм начарлык, --- мөнәсәбәтләрен табуны укучының үзенә тапшыра. А.Яхин |