ИНТЕЛЛЕКТУАЛИЗМ и. лат. 1) филос. Чынбарлыкны танып белү процессында акыл, интеллектка төп рольне биреп, аны реаль тою, тәҗрибә-практикадан аерып карау 2) к. интеллект. Әсәрләребезнең бөтенсоюз аренасында яңгыраш тапмавының бер сәбәбен мин нәкъ менә шул интеллектуализм җитмәүдән дип уйлыйм. С.Шәмси. --- шәһәр материалы язучыдан, Р.Мостафин сүзләре белән әйтсәк, «гасырыбызның әхлакый һәм фәлсәфи эзләнүләре югарылыгында хәрәкәт итү»не таләп итәчәк. Моның өчен язучыдан да бик күп нәрсә сорала. Беренче чиратта, әлбәттә, интеллектуализм. С.Шәмси |