ИНТЕЛЛЕКТУАЛ и. нем. 1) Акыл яки рухи хезмәт белән шөгыльләнүче кеше. Россиядә реалистик әдәбият аеруча зур масштабларда үсеш кичерә. Самодержавие интеллектуалларның һәм укымышлы кешеләрнең иҗади энергиясен сәяси эшчәнлектә гамәлгә ашыруын чикләгән ил, рухи тормышның дөньякүләм үзәге булып әверелә. Бөтендөнья тарихы. КПСС өлкә комитетының составы үзгәртеп кору елларында актив гражданлык позициясе белән танылган һәм элек номенклатурада тормаган яшь интеллектуаллар белән тулыландырыла. Татарстан тарихы 2) Югары интеллектка ия кеше |