ИНТЕЛЛЕКТ и. лат. Аң, акыл, зиһен; кешенең уйлау, фикерләү сәләте, акыл үсеше дәрәҗәсе. Үз-үзеңнән, бигрәк тә хаксызлыгыңны аңлагач, ихлас күңелдән көлә алу сәләтен «интеллектның югары формасы» диләр. Тигез гомер итегез! Безгә кеше организмының ясалма интеллект белән – робот белән кушылмасы бүген коточкыч бер азман булып тоелса да, иртәгә андый кибернетик организмнарның («киборг»ларның) чынга ашуы мөмкин түгелмени? Мирас. Ул [телевидение] интеллектка һәм талантка хезмәт итми, ә кешеләрне аңгырайту, кешелексезлекне пропагандалау коралына әверелә. Казан утлары |