ИНТЕКТЕРҮ ф. 1. 1) Рухи һәм тән газаплары кичерергә дучар итү, газаплау. Йокым бик килсә дә, торып, әбиемне уяттым. – Мине йокысызлык чире интектерә, – дидем мин аңа. А.Алексин. Аякларым бик яман сызлап интектерә. Л.Лерон 2) Зарыктыру, тилмертү. Рушана! Көттереп, интектереп булса да хат яздың тәки. А.Гыйләҗев 3) Җәфалау, азаплау, кыенлык күрсәтү. Ичмасам, ботинкам чаңгыдан чыгып интектерә. К.Кәримов. Хәзер бәрәңге бакчаларын су басып интектерә! З.Хөснияр 4) Нәрсәгә дә булса мохтаҗлыкка дучар итү. Безгә бик аңлашылып бетмәгән су проблемасы интектерә. Д.Гыйсметдин 2. и. мәгъ. Газаплар, физик интегүләр, авырлыклар. Сугыш. Әсирлек. Газаплар, интектерүләр. Ф.Галимуллин. [М.Солтангалиевне] 1923 елның май аенда кулга алалар, бик озак интектерүләрдән соң, 1940 елның 28 маенда төрмәдә атып үтерәләр. Әдәбият Интектерә башлау Интектерергә тотыну. Монголия бөлгенлегендәге көндәлек тормыш кыенлыклары инде күпләрне интектерә башлаган. М.Гайнетдин Интектерә килү Күптәннән, электән даими интектерү. Әмма кайберләре, онытылмау гына түгел, хәтта онытылуларын бик теләгәндә дә, кабат-кабат искә төшеп интектерә килде. Ә.Баян Интектереп бетерү Бик нык, тәмам интектерү. Эшләр яманга китте, акча да кызганмадым, Матрёнаны да яшердем – юк! Йөдәтеп, тинтерәтеп бетерделәр. Интектереп бетерделәр. И.Тургенев |