ИНТЕКТЕРГЕЧ с. Газаплый, җәзалый торган. Актасның балчык карьеры! Илле беренче, илле икенче еллар! Иң авыр, иң газаплы интектергеч дәверем. А.Гыйләҗев. --- бәйсезлек аны [Хәбирне] туйдырды. Күңелендә бушлык, авыр һәм интектергеч бушлык хасил булды. Ш.Хөсәенов. Балаларга уку өчен булган китапларның үзләренә хас сыйфатлары: реаль нигезен югалткан фантазия, интектергеч әхлак, тел ярлылыгы. Ә.Хуҗиәхмәтов |