ИНТЕГҮ ф. 1. 1) Рухи һәм физик газаплар кичерү, җәфалану, газаплану. Интегә иде Гөлзәйнәп, җаны кыйнала иде аның: ул чишенгән кешегә карарга ояла, пляжларны «шүрәле оясы» дип атый, шәһәр халкының бу кыланышын кыргыйлык дип саный иде. М.Маликова. Әмма Хәйрүш үз гомерендә бары тик иза чикте, җәфаланды, интекте генә... М.Хәсәнов. Соңгы көннәрдә холкы бозылып бетте Шәрәфнең, --- җитмәсә, йокысызлык чире белән интегә. Л.Ихсанова

2) Нәрсәне дә булса эшли, башкара алмыйча, нинди дә булса мәсьәләне хәл итә алмыйча йөдәп бетү, аптырау. Фәнияр аның [Балалайкинның] лекцияләрен тапмый интекте. Ф.Яруллин. Үз якларындагы ниндидер бер авыл егетенә булган мәхәббәтен оныта алмый интегә ул мескен. М.Фәйзи. Анда --- сәяхәтчеләр белән тулы теплоход һәм эреле-ваклы баржалар хәрәкәтсезлектән интегә иде. Г.Кашапов

3) Көч түгү, мәшәкатьләнү, тырышу

4) Зарыгу, тилмерү, көтә-көтә ару. Ялгыз торучылар --- җәйне җиткерә алмыйча интегәләр. М.Галәү. [Дәрвиш:] Моннан ерак җирләрдә, җәйләүләрнең берсендә яшәгән матур яшь бер киленнең ире яуга киткән. Бик сагынган, бик интеккән бу башта. М.Кәрим. Егет «кыз» дип интеккән, кыз «егет» дип интеккән... М.Фәйзи

5) сөйл. Нәрсәгә дә булса мохтаҗ булу. Күрше әби гел акчага интегә

2. и. мәгъ. Рухи һәм физик газаплар; мәшәкать. Ә юлда күпме интегүләр булды: әле вагон букслары янып чыга, әле сатлык чиновниклар ялгыш юлга кертеп җибәргән була, әле паровоз сусыз, күмерсез кала: кая карама, корткычлык. И.Низамов

Интегеп бетү 1) Тәмам, бик нык интегү. [Әюп] Өч ел гомерен патша окопларында бурсып, немецларга каршы сугыша-сугыша бетләп, интегеп беткәч, бер изге бәндә аның күзен ачкан... М.Хәбибуллин. Ә менә яңа фатирга күчеп, үзбаш яшәргә калгач, кечкенәләре белән интегеп бетә язды Фәндилә. Г.Ахунов. Тәмам аптырап беттем бүген мин алар белән. Сырып алдылар да һаман, отрядыңа яз да отрядыңа яз, диләр. В.Нуруллин

2) Тәмам зарыгу, тилмерү. Көтә-көтә интегү

Интегеп йөрү Озак вакытлар дәвамында интегү

Интегеп тору Һәрвакыт, даими интегү. Һәрвакыт акчага интегеп тор[ам]. Ш.Камал

Интегеп яту Әле, хәзер интегү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә