ИНТЕГРА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1. Интеграция ясау 2. и. мәгъ. к. интеграция (3 мәгъ.). Аерым технологик чылбырларны, сәүдәне, банк структураларын интеграцияләүнең бу формалары продукцияне арттыруга, җитештерү потенциалыннан нәтиҗәле файдалануга стимул бирә. Мирас. Бу максатка исә хуҗалыкара кооперацияләр булдыру, авыл хуҗалыгы эшләрен интеграцияләү аша колхоз-совхозларны специальләштереп кенә ирешергә мөмкин. Казан утлары Интеграцияләп бетерү Тулысынча интеграцияләү Интеграцияләп тору Һәрвакыт, даими интеграцияләү |