ИНТЕГРА’ЦИЯ и. лат. 1) мат. Алмаш зурлык интегралын табу алымы 2) кит. Нәрсәнең дә булса өлешләрен, кисәкләрен бер бөтенгә җыю. XIX–XX гасырларда Казан татарларының милли мәгарифе шактый зур ресурс туплый. Европа стандартларын үзләштерә, актив интеграция чоры кичерә. Сөембикә 3) икът. Икътисади хезмәттәшлекнең киңәю, үзара яраклашу процессы; ике яки берничә дәүләтнең милли хуҗалыгын берләштерү, кушу; интернационализацияләү формасы. Халыкара аренада мөһим үзгәрешләр була, державалар арасындагы көндәшлек хезмәттәшлек белән алышына. Интеграция процесслары үсә, бердәм икътисади киңлекләр (Көнбатыш Европа, Төньяк Америка һ.б.) барлыкка килә. Бөтендөнья тарихы. Глобаль интеграция процесслары шартларында мәдәниятара диалог мөнәсәбәтләрен ныгыту торган саен зуррак әһәмияткә ия була бара. Мирас // Гомумән нинди дә булса өлешләрне, элементларны бергә берләштерү |