ИНТЕГРАЛЛА’У ф. мат. Алмаш зурлык интегралын табу. И.Кеплер үзенең атаклы планеталар хәрәкәте законнарын чыгарганда, асылда, якынча интеграллау идеясенә таяна. Алгебра һәм анализ башлангычлары. Интеграллау гамәле – дифференциаллауга кире гамәл. Югары математика нигезләре. Ньютонның укытучысы И.Барроу (1630 – 1677) интеграллау һәм дифференциаллау арасындагы бәйләнешне аңлауга якынрак килә. Фән һәм тел

Интеграллап бетерү Башыннан ахырынача интеграллау, барысын да интеграллау

Интеграллап чыгу Башыннан ахырынача интеграллау

Интеграллый башлау Интегралларга керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә