ИНСЦЕНИРО’ВКА и. лат. 1) әд. Сәхнәләштерелгән әдәби әсәр. Драма труппасы зур күләмле әсәрләргә дә кыю алына, татар һәм рус язучыларының әсәрләре буенча әзерләнгән инсценировкалар уйнала башлый. Ш.Рахманкулов. --- җыелышта баш режиссёрыбыз Гали ага Хөсәенов Галимҗан Ибраһимовның «Казак кызы» романы буенча алты сериягә исәпләнгән инсценировканың эшләнеп бетүен --- хәбәр итте. Казан утлары. Быел җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк. Беренчесе – «Иң яхшы татар пьесасы», икенчесе – «Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» роман-дилогиясенә иң яхшы инсценировка». Сөембикә 2) күч. Кемне дә булса ялгыштыру, алдау өчен эшләнгән эш, гамәл. Бу вакыйга, ничектер, алдан әзерләп куйган инсценировканы хәтерләтте. И.Юзеев. Шушы хыянәтче кабахәт, кораллы өч кеше белән бергә төрмә больницасына барып, тегене, чекага допроска илтәбез, дип алып чыккан, һәм шунда юк булганнар. --- Оешулы инсценировка ясалган. Ш.Камал |