ИНСУЛЬТ и. лат. мед. Баш миендә кан йөрешенең кискен бозылуы (ми зарарлануга, аның функцияләре бозылуга, параличка китерә). Башта «инсульт» диделәр. Ныклабрак карагач, инфаркт булмагае, дип шикләнделәр. А.Гыйләҗев. Организм һәрчак җылы алмашын көчәйтергә тырыша, һәм без тирлибез, ә организм сусызлана, нәтиҗәдә, кан куера. Вакытында берәр чара күрелмәсә, мондый хәлдә инфаркт яисә инсульт булу мөмкинлеге дә арта. Сәламәт булыйк! Югары кан басымы йөрәк-кан тамырлары, бөер авыруларын, миокард инфарктын, баш мие инсультын китереп чыгаручы төп сәбәп булып санала. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә