ИНСТРУМЕНТАЛЬ с. муз. 1) Музыка коралында башкарыла торган. Сүзле музыкалардан тыш, җыентык ахырында фортепианода башкару өчен өч инструменталь әсәр бирелде. М.Җәлил. Мирсәет, үзенең җырларын, инструменталь әсәрләрен иҗат итү алдыннан, --- абыйсының бу сүзләрен истә тотадыр ---. И.Юзеев. Инструменталь әсәр язганда, гади нота гына белү җитми, теоретик белем дә кирәк. Юлдаш

2) Музыка коралларын үз эченә алган, музыка коралларын берләштергән. Менә бәйрәмнең башлануын хәбәр итеп, залның бер почмагына ясалган сәхнәчектә мәктәпнең инструменталь ансамбле уйнап җибәрде. А.Гыйматдинев. Залны тутырып, сиксәненче еллар көе агыла: әле Юрий Антонов яшьлек турында моңлана, --- әле төрле инструменталь ансамбль көйләре яңгырый. Х.Ширмәт. Зәвык тәрбияләү әти-әнидән тора: күпме вокаль, инструменталь һәм бию студияләре бар – сайлыйсы гына. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә