ИНСТРУМЕНТ и. лат. 1) Берәр эш башкарганда файдаланыла торган җайланма, корал. Камилә стерилизаторда кисү инструментларын кайнаткан арада, Әминә картның бармакларын --- чистартты. Г.Минский. Хәзер республика предприятиеләрендә җитештерелгән электр-автомат приборлар, суыткычлар, аммиак ташыгычлар, ясалма күн, радио детальләре, металл кисү инструментлары һәм башка продукция илебездә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы билгеле. И.Низамов. «Наша Лора будет лором», – дип шаярталар иде. Маңгаена елкылдап торган түгәрәк көзге беркетеп, кешеләрнең ачылган авызына инструментлар белән генә үрелеп утыру аңа, чыннан да, бик килешәчәк иде. М.Маликова

2) Аһәң, көйләр чыгару, башкару өчен махсус эшләнгән музыкаль корал. Белгәнеңчә, оркестрдагы барлык инструментларда да симфония өчен кирәк ритмда уйнамасалар, музыка бозылыр иде. М.Хәсәнов. – Музыкант күрсәм, колагым чыңлый минем, – диде Нияз. – Мин әле, кайсы колагым чыңлаганына карап, сезнең нинди инструментта уйнавыгызны да әйтә алам. М.Маликова. Скрипка, мандолина, гармун халык арасында иң популяр музыка инструментлары була. Татарстан тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә