ИНСТРУ’КЦИЯ и. лат. 1) Нинди дә булса берәр эшне үтәү юлларын һәм тәртибен билгели торган, рәсми кабул ителгән кагыйдәләр, җитәкче күрсәтмәләр җыелмасы. Стенага атаклы чекист Дзержинскийның җитди карашлы рәсеме, дружиначылар эмблемасы һәм инструкция эленгән... Р.Кәрами. Урыннардагы кассир-контролёрлар еш кына кассадагы акчаны, алып, үз кирәк-яракларына да тоталар. Бу – турыдан-туры инструкцияне бозу. Р.Фәизов. 1920 елның май аенда республикадан 1919 елгы килешүләрдә вәгъдә ителгән кайбер хокукларны тартып алган яңа инструкцияләр һәм канунчыл актларның тулы бер пакеты кабул ителә. Мирас

2) Нинди дә булса җайланманы, җиһазны җыю, көйләү тәртибен өйрәткән күрсәтмә

3) Пакетлы ризыкларны яки даруларны куллану тәртибе язылган текст. Шнуры юк икән ләбаса суыткычның... Аптырагач, инструкциясенә, ягъни ничек кулланырга кирәклеген аңлаткан дәфтәренә күз салдым. Г.Шәрәфи. Беренчедән, даруны сатып алганчы ук, игътибар белән, куллану инструкциясен укып чыгарга кирәк. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә