ИНСТРУ’КТОР и. лат. 1) Дәүләт, җәмәгать органнарында шунда эшләүче кешеләрнең һәм шул органнарга буйсынулы оешмаларның эшләрен тикшерүче һәм күрсәтмәләр бирүче хезмәткәр. Әле кайчан гына, иң яхшы саналган эш алымын башкаларга күчерергә дип, сайлап алу өчен, комиссияләр төзеп, инструкторлар билгеләп, мәш килеп яталар иде. М.Хәсәнов 2) Берәр һөнәргә, белгечлеккә өйрәтүче, шул һөнәр, белгечлекне үзләштерергә ярдәм итүче кеше. Әле яңа гына самолётларга утырган, һәр хәрәкәтне, һәр эшне инструктор күзәтүе астында эшләгән яшь курсантлар инде космоска очу турында хыялланалар. Ф.Яруллин. Парашют белән сикерү өчен, алдан өч ай укырга кирәк икән. Укытучысы «инструктор» дип атала, ---. М.Маликова. Хәрби җитәкчелек Җәннәткә Гданьск шәһәрендә яшьләр белән эшләү буенча инструктор урынын тәкъдим итә. Сөембикә |