ИНСТРУКТАЖ и. лат. 1) Җитәкче күрсәтмәләр, инструкцияләр. Врачка тулы инструктаж бирелде. А.Тимергалин. Таң вакытында Гыйльфан картада күрсәтелгән әйләнәгә килеп җитте. «Башы сынык нарат» диелгән иде инструктажда. М.Мәһдиев. Фарукшин, яшь иптәшкә инструктаж бирү, коллектив белән таныштыру сиңа йөкләнә. Р.Вәлиев

2) Күрсәтмәләр, инструкцияләр бирү эше. Пропуск алганда, инструктажда әйттеләр бит: рөхсәт язуы булмаса, ут якмаска, --- дип. Р.Кәрами. Рәфис башта берничә көн цех белән танышты, инструктаж укып, куркынычсызлык техникасы буенча кагыйдәләр өйрәнеп йөрде. Н.Әхмәдиев. Очуга катнашкан экипажларны эскадрилья командирының самолёты янына җыйдылар. Инструктаж башланды. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә