ИНСТИТУТ и. лат. 1) Кайбер югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләрнең исеме. --- Ләйлә үз язмышын әнисенең башына да килмәгәнчә хәл итте: мәктәпне тәмамлагач, педагогия институтының чит телләр факультетына керде. М.Маликова. Ә минем педагогия институтының аспирантурасында укып йөргән чак. Идел. Комплекслы социаль тикшеренүләр институты мәгълүматларына караганда, күпчелек гаиләләрдә килеп чыга торган --- низагларның төп сәбәбе – шул матди авырлык икән... Сөембикә 2) тар. Россиядә Октябрь инкыйлабына кадәр югары катлау кызлары өчен ябык типтагы урта уку йорты. Бецкой беренче хатын-кызлар тәрбияләү-укыту учрежениесе – Асылзат кызлар институты (Смольный институты) ачуда зур роль уйнаган. Ә.Хуҗиәхмәтов. Алты елдан соң, алпавыт А.Н.Родионова акчасына Казанда затлы нәселдән булган кызлар институты ачыла. Татарстан тарихы. Безнең шәһәргә Мәскәүдән тагын берничә учреждение – архивлары белән Сенат департаменты, Мәскәү опекун советы, хатын-кызлар институтлары да күчеп килә. Татарстан тарихыннан хикәяләр 3) махс. Иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең ниндидер бер өлкәсендә билгеләнгән хокуклар нормасының җыелмасы. Татар авылларында «кеше нәрсә әйтер», «кеше ничек кабул итәр», «кеше күзенә ничек күренербез» кебек әдәп-әхлак институтының абруе бик зур. Т.Галиуллин. --- сексуаль белем бирүче китап индустриясе үскән илләрдәге кебек кризисны никах институты башка беркайда да кичерми. Тигез гомер итегез! Бу саннар бүген гаилә институтының тотрыксыз булуы хакында сөйли. Сөембикә 4) Җәмгыять органнарының үзара мөнәсәбәтләрен, эш тәртибен фәнни нигезгә таянып камилләштерү өстендә эшләүче оешма. Объектив рәвештә аның [Изге союзның] төзелүе, барыннан да бигрәк, Россия мәнфәгатьләренә туры килгән, чөнки ул аңа каршы юнәлдерелгән коалиция тууны булдырмый калган. Нәкъ менә Александр I Изге союзны даими эшләүче институтка әверелдерергә омтылган. Бөтендөнья тарихы. 1722 елда, хакимият институтларының нәтиҗәлелеген күтәрү чарасы буларак, «Ранглар турындагы табельләр» гамәлгә кертелә. Татарстан тарихы. Ә бездә [Татарстанда], ни кызганыч, демократик институтларның күп гасырлык тарихлары юк, алар бай иҗтимагый традицияләргә таянмыйлар. Мирас |