ИНСТИНКТИВ с. 1. биол. Инстинктка бәйле, инстинктка нигезләнгән. Дөньяда битараф рәвештә көне-төне Җир шарының яшәү бәгырен кимерүчеләр генә түгел, ә вөҗданын тормыш ваклыклары йотып бетерә алмаслык, табигать турында туктаусыз инстинктив борчылу кичерүчеләр дә күп ич! Р.Хисмәтуллин 2. рәв. мәгъ.Үзе дә сизмәстән, белештермичә. «Күп куйганда да дүрт-биш минуттан су төбенә китәчәкмен!» дигән коточкыч уй ярып үтте миемне. Һәм шунда, ахыры ни белән бетәрен дә уйлап тормастан, дөресрәге, инстинктив рәвештә, икенче чаңгымны ычкындырырга үрелдем. В.Нуруллин. Таеп егылганда кеше, кагыйдә буларак, инстинктив рәвештә куллары белән таяныч эзли. Сәламәт булыйк! Илмир шушы бәрелүләр алдыннан инстинктив рәвештә санын җыярга һәм дивардан этелергә күнеккән. Юлдаш |