ИНСТИНКТ и. лат. 1) биол. Тере организмның, эчке яки тышкы мохиттәге үзгәрешкә карап, кирәкле, яшәү өчен әһәмиятле эш-хәрәкәтне аңсыз рәвештә башкаруга тумыштан килгән җайлашу реакциясе, сәләте. Туганнан алып һәлакәтенә кадәр Микәй табигать белән бәйле, табигый инстинктлар коралы. Әдәбият. Охшарга тырышу, иярү инстинкты – төп психологик механизмнарның берсе, аның аркылы балалар үзләренең характерларын булдыра. Тигез гомер итегез! Югыйсә, сугыш кебек хәтәр нәрсә инстинкт белән эш итүче ерткыч хайваннар арасында гына булырга тиеш иде дә бит. Мирас

2) Нәрсәгә дә булса аңсыз рәвештә, белештермичә, ихтыярсыз ясалган омтылыш; хис. Мин, сүзем, гакылым белән генә түгел, үземнең инстинктым белән үк авыл ягына карыйм. Г.Ибраһимов. Сөмбел дөрес әйтә ул: без – җирнең үги баласы. Инстинкт буенча омтылабыз без күккә. Р.Вәлиев. Бу – бик оста алынган деталь, бу безгә чекистның революцион инстинктын гаять ачык яктыртып җибәрә... Х.Госман

3) Эчке сизем, табигый тойгы. --- Марат бу сугуның көчлеләрнең көчсезләрне җәберләү, кимсетү икәнен инстинкт буенча аңлады һәм Саниягә сыенып елап җибәрде. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә