ИНСТА’НЦИЯ и. лат. Берсе икенчесенә буйсынган дәүләт органнары системасындагы бер баскыч (суд яки административ эшләрне карау вакытында чагыла). Ә инде берәрсе начальник яки түрә булып алгач, утырган креслосын, портфелен югалта башласа, бетте! Разбой салып кына калмый, жалоба артыннан жалоба яза, дус-ишләрен пычратудан да җирәнми, мең төрле инстанциягә җитә... М.Хәсәнов. Эшкә урнаштыру, санаторийга юллама бирү, субсидия, стипендия, туу-күмү мәсьәләләре, бер инстанциядән икенчесенә кагыла-сугыла, әйләнгеч юллар аша шушы кабинетка барып тоташа. Сөембикә. --- ниһаять, иртәнгә язып бетерде, аны инстанция буенча җибәрде һәм ике ел дәвамында җавап көтте. Ватаным Татарстан |