ИНСПЕ’КЦИЯ и. лат. 1) Эшнең дөрес барышын күзәтү һәм тикшерү вазифасы йөкләнгән оешма. Һич уйламаганда, дивизиягә генштабтан инспекция килүе беленде. Ф.Яруллин 2) Инспекторлык эшләрен алып баручы оешма, учреждение; нәзарәт. Әле пенсия фондыннан, әле салым инспекциясенең төрле бүлекләреннән ике айга бер килеп торган тикшерүчеләр аның өстеннән акт язганнар. М.Маликова 3) Инспекторлык эшләре өчен махсус оештырылган кешеләр төркеме. Икенче көнне җиде кешедән төзелгән сыйфат инспекциясе килде. М.Әмир |