ИНСПЕ’КТОР и. лат. 1) Үз карамагындагы оешмаларның, учреждениеләрнең һәм кешеләрнең үзләренә йөкләнгән эшне дөрес алып баруларын, канун тәртипләренең дөрес үтәлешен тикшереп, күзәтеп торучы дәүләт хезмәтендәге кеше; назир. Мәдрәсәгә инспектор төшә икән дип, кыш буе шәкертләрнең котларын алып куркыттылар. К.Тинчурин. – Килешмәсәгез, югары инстанциягә мөрәҗәгать итегез, дип үзегез әйтәсез бит, – диде инспектор, үпкәле тавыш белән. М.Насыйбуллин. Инспектор белән механик, зур фонарь тотып, машина тирәсендә йөриләр, чүгәләп, тәгәрмәчләрне карыйлар. Бик тырышып эзләгәч, «Волга»ның җитешсезлекләрен табып булыр, дип уйлый Ниаз. М.Маликова 2) тар. Россиядә Октябрь инкыйлабына кадәр ир балалар уку йортларында директорның тәрбия һәм уку-укыту эшләре буенча ярдәмчесе. XIX йөзнең 70 нче елларына кадәр патша хөкүмәте --- укыту эшенә турыдан-туры катнашмый. --- Мәктәп һәм мәдрәсәләр янындагы рус классларын күзәтеп тору халык училищелары инспекторларына йөкләнә. Ә.Хуҗиәхмәтов |