ИНСЕКТИЦИДЛАР и. күпл. лат. хим. Көнкүрештә, йортта очрый торган зарарлы бөҗәкләрне юкка чыгару өчен кулланыла торган химикатлар. --- кортлар өй тирәсенә оя ясамасын дисәгез, түбә кайчыларын, такталарның өске өлешен инсектицидлар белән эшкәртергә киңәш ителә. Сәламәт булыйк! Сазанакны инсектицид сыйфатында да файдаланырга мөмкин, ул тире дуплау өчен дә кулланылган. Урман аптекасы. Үсемлек корткычларына һәм авыруларына каршы көрәштә кулланыла торган матдәләр --- ике группага бүленәләр: 1) инсектицидлар һәм 2) фунгицидлар. Яшелчәчелек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә