ИНСАФСЫЗЛЫК и. Тәрбиясезлек, тотнаксызлык, әдәпсезлек. Нәрсә бу, иң якын кешеләрем миңа ерак булып калды? Ә бит бу, иң киме – инсафсызлык! Х.Камалов. Менә ул шуларны – үзен якын күрүемне белеп, әлбәттә, тәфсилле генә миңа яза, кешеләрнең инсафсызлыгыннан зарлана. Ш.Камал. Пьесаларда җаһиллек һәм саранлык, мәрхәмәтсезлек, наданлык, инсафсызлык фаш ителә. Әдәбият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә