ИНСАФЛЫК и. Әдәпле, тыйнак, инсафлы булу. – Шулаймы? – диде Хәдичә, тыйнаклык, инсафлык саклагандай итеп, шул ук вакытта күзләре белән генә көлеп өстәде: – Без инде хәзер, Мәдинә, сугылган көлтә, өребез киткән... М.Хәсәнов. Әүвәл ирен мәсхәрәләп, татар хатыннарында борын-борыннан килгән инсафлыкка хилафлык кылган Сәрия бүген тикшерүче алдында җавап тота. М.Насыйбуллин. Син сусаган, мин сусаган... Яз китерә сафлыкны. Сафлык тулган иреннәрдән Эчәбез... инсафлыкны. Б.Рәхимова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә