ИНСАФЛЫ с. 1. Тотнаклы, тыйнак, әдәпле, тәүфыйклы, тәрбияле. Шәкерт вакытта бик юньле, инсафлы бала иде, хәзер инде тәмам урыс булып беткән, эштән чыккан, ди. Ф.Әмирхан. Иреннәрендә аның тыйнак, яшерен бер елмаю уйный. Менә ул кызның инсафлы булуы --- турында сөйли. М.Хәсәнов // Гади, тыйнак. Ул заманда әле нинди инсафлы татар авылларында халык дошманнары яшәп ятуына кешеләр ышана да, бик ышанмый да. Сөембикә

2. рәв. мәгъ. Әдәпле, тыйнак, тәүфыйклы итеп. Ул – әйбәт яңа костюм кигән, чиста-пакь йөзле егет. Инсафлы сөйләшә. Ш.Рәкыйпов. Үзен инсафлы тоту. Инсафлы гына йөрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә