ИНСАФЛАНУ ф. Тыйнаклану, тотнаклылану, тәртиплеләнү, әдәплеләнү, тәүфыйклылану. Карт мирза аңар әллә ничә мәртәбә ачуланып хат та язып карый. Касыйм да шуннан соң вакытлы рәвештә азрак инсафланган төсле була. С.Җәлал. Җитмешкә җиткәндә генә акыл керде... Инсафландым. Э.Касыймов

Инсафлана бару Торган саен ныграк инсафлану

Инсафлана башлау Инсафлану юлына басу

Инсафлана төшү Берникадәр, бераз инсафлану

Инсафланып бетү Тәмам инсафлану

Инсафланып китү Берәр этәргеч бирерлек вакыйгадан, билгеле бер вакыттан соң инсафлану. Хәкимҗан ага соңгы вакытларда бик инсафланып киткән, хәтта челем тартуын да ташлаган. Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә