ИНСАФ и. гар. Үз-үзеңне тота белү сыйфаты; әдәп; тыйнаклык. Намус, хәя, инсаф, мәрхәмәт кебек нәрсәләр бу залимдә һич юк иде. Ш.Мөхәммәдев. [Дәрвиш] Раббым! Акъегет илә Зөбәрҗәт атлы колларыңа гомерлек инсаф вә итагатьлелек бир, татулык вә мөлкәт бир. М.Кәрим. [Борһан] Хатыны үлгәч, инсаф саклап булса кирәк, бик күп айлар буе тол яшәде. М.Хәсәнов ◊ Инсафка кайту к. инсафка килү. Бер [кат] инсафка кайтып, яхшылап уйлап карыйк: ике йөз мең адәм төрмәдә ятсын! Ш.Мөхәммәдев. Инсафка килү Инсафлану, тәүфыйклылану, әдәплеләнү. Мин инде аның инсафка килүен өмет итмим. Ш.Камал. Җылкычы ата иң элек үзе инсафка килде: булдым, биргәнеңә шөкер, дип, майлы кулларын итек кунычларына сөртә башлады. Г.Ибраһимов. И абзыйлар, и агайлар, ап-ак сакаллы бабайлар, Бераз инсафка килегез, җитәдер шәриф айлар. Ш.Мөхәммәдев. Инсафка утыру к. инсафка килү |