ИНСАНЛЫК и. кит. 1) Кешелекле булу, кеше булу сыйфатлары. Яхшы аңла: юк сафа инсанлыгыңны җуймыйча. И шуны җуймау юлында күп газапланган күңел! Г.Тукай. Һич булмаса, инсанлыгымны, абруемны коткара идем. Ф.Фәтхелислам. Иманым камил, күзаллаулар төрлечә булса да, иң соңгы нәтиҗә уртактыр: безнең өчен Тукай шагыйрь генә түгел, аның инсанлыгына изгелек сыйфатлары да салынган ---. Сөембикә 2) Кешелеклелек, мәрхәмәтлелек. Туар дөньяга дуслыклар – Менә шунда чын инсанлык. М.Гафури |