ИНСАНИЯТ и. гар. кит. 1) Кешелек дөньясы, кешеләр җәмгыяте, кешеләр. Кешелек тулы Гармониягә ирешкәч кенә чын Бәхеткә тап булачак. Хакыйкатьне табып бетереп булмаган кебек, инсаният бервакытта да тулы Гармониягә ия булачак түгел... Р.Сибат

2) Кешеләрдә генә була торган яхшы сыйфатлар, кеше сөючәнлек. Инсаният хисләренең иң киң мәгънәсе – --- өмид кәгъбәләредер. Г.Тукай. – Яз, – диде Төхфәт, – әйбәт итеп, ачык итеп яз. Менә болай диген: «Хөрмәтле Хөсәен әфәнде, гафу үтенәм, әмма сезне кисәтүне үземнең инсаният бурычым дип саныйм». А.Расих

3) Кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек. Залим ир хатынының актык тамчы канын эчеп бетереп, гүргә керткәнчегә кадәр бара. Я, әйт инде, --- шушы булдымы инсаният? Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә