ИНСАН и. гар. кит. Кеше, адәм. Шул вакытта әллә кайдан чыга инсан, Кулларына балта берлән чүкеч тоткан. Г.Тукай. Азат иткәч, өйләнергә марҗа кызы таптылар, инсанны, ихлас җанны, Ядгәр ханны, мәкерле җаннар еландай чактылар. К.Латыйп. --- [ата кешенең] --- акылы ачык бер фикергә килмәсә дә, йөрәге сизенә, аңына дәшә: – Бу улың буш кеше булмаячак, аннан илгә күренекле инсан чыгачак! Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә